Калтай — Башкортстанның Кушнаренко районында урнашкан татар авылы. Тарих Калтай - мишәр авылы. Каңлы улысы башкортлары ясаклы мишәрләргә 1716 елның 29 февралендә килешү язмасын биргәннәр. Мишәрләр арасында Калтай Коптәков, Бектәп Баһаев, Мөслим Казабердин, Йосып Иштерәков, Сесәй Сәкәев һәм башкалар булган. Килешү буенча җирне сатып алмаганнар, ә җирне куллану өчен рөхсәт алганнар. Бу авылда типтәрләр дә яшәгән, ләкин аларны кертү вакыты билгесез. 1816 елда 30 типтәр һәм 600 мишәр яшәгәннәр, 1834 елда - 31 типтәр һәм 805 мишәр, 1859 еда барлык халык саны 1240 кеше булган, 1896 елда - 2046, 1920 елда 500 ихатада 2472 мишәр яшәгән, тик аларны ялгыш башкортлар итеп язганнарИстория деревни Калтаево (sharipsp.ru). Демография

Шәхесләр Илвир Илмир улы Галләмов (1997―2022), Казан югары танк командирлары училищесын тәмамлаган (2015) өлкән лейтенант, танк взводы командиры, Россия хәрбиләренең Украинадагы махсус операциясе вакытында үтерелгән ЧТИМ! ГОРДИМСЯ! СКОРБИМ! Безнең Калтай ВКонтакте, 11.03.2022. Искәрмәләр

Сылтамалар Башкортостан Республикасының муниципаль берәмлекләр советы.

Төркем:Башкортстан авыллары